2023 елның 25 гыйнварында Алексеевск ш.т.б. бистәсендә бадминтон буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында шәхси кубокның 1 этабы узды (Зональ этап).

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2023 елның 25 гыйнварында Алексеевск ш.т.б. бистәсендә бадминтон буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында шәхси кубокның 1 этабы узды (Зональ этап). Призлы урыннар өчен бөтен республика спортчылары көрәште. Бадминтон буенча ярышлар дәвамында спорт азартлары һәм җиңүгә омтылыш сүнмәде. 2008 елда туган һәм аннан өлкәнрәкләр төркемендә 2нче урынны Гыйләҗева Гүзәл, ә 3нче урынны Минкина Азалия алды. Спортчыларны котлыйбыз һәм алга таба да җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International