Бүген Красный Вал авылында яшәүче, тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Татьяна Сергеевна Баскова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Спас районы башлыгы урынбасары Сергей Тюнёв, Краснослоблода авыл җирлеге башлыгы Александр Алиев, Спас районы ветераннар советы рәисе Татьяна Бурумова, социаль яклау хезмәткәре Людмила Филимонова, туганнары һәм якыннары Татьяна Сергеевнаны юбилее белән котладылар.
Сергей Иванович РФ Президенты Владимир Путиннан, шулай ук Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтовтан бүләк тапшырды.
Юбиляршага яхшы кәеф, күңел, сәламәтлек теләп, якыннары һәм туганнары арасында киләсе юбилеен каршы алырга теләделәр.
Төгәлрәк: http://spas-rt.ru/news/novosti/truzenicu-tyla-spasskogo-raiona-pozdravili-s-iubileem