Александра Петровна Карпеевага 90 яшь тулды.
Бүген Спас районы башлыгы урынбасары Сергей Тюнев Болгарда яшәүче Александра Петровна Карпееваны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Ул аңа Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтовтан котлау открыткасы һәм бүләк җыелмасы тапшырды.
Юбилярны шулай ук ветераннар советы рәисе Татьяна Бурумова, социаль яклау хезмәткәрләре, туганнары һәм якыннары котлады, аңа сәламәтлек, бәхет һәм иң яхшы теләкләр теләде.