Спас районы башлыгы Мөхәммәтов Ф.В. Спасс халкын якынлашып килүче Яңа 2023 ел һәм Раштуа бәйрәме белән котлады

2022 елның 30 декабре, җомга

Хөрмәтле Спас районы халкы!

Сезне якынлашып килүче Яңа 2023 ел һәм Раштуа бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!

Узып баручы ел безнең өчен иң җиңел булмады. Ул безнең тормышка җитди сынаулар кертте. Әмма теләсә кайсы вакытта, төгәлләнүче елны рәхмәт белән үткәрер өчен, бернигә дә карамастан, андагы якты һәм шатлыклы мизгелләрне искә төшерер өчен сәбәп бар.

Районда күп эшләр башкарылды. Ленин урамын һәм "Гашыйклар паркын" төзекләндерделәр. Хәзер бу бик уңайлы шәһәр мәйданы, анда шәһәр кешеләре һәм туристлар рәхәтләнеп ял итәләр. Өч Күл авылында мәктәбенә  һәм беренче шәһәр мәктәбенә капиталь ремонт ясалды. Авылларда ике яңа ФАП ачылды, Балымерда заманча азык-төлек кибете барлыкка килде, әмма иң мөһиме: Спас РҮХдә заманча җиһазландырылган кабул итү-диагностика бүлеге ачылды.

Шуңа күрә иске елны яхшы сүз белән искә төшерик һәм яңа елга ышаныч белән карыйк.

Якынлашып килүче 2023 ел тыныч һәм игелекле булсын, шатлыклы вакыйгаларга юмарт булсын һәм иң кыю өметләрне акласын. Ә Раштуа бәйрәме һәр гаиләгә бәхет, тынычлык һәм муллык китерсен.

Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм үз-үзегезгә даими ышаныч телим.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International