Яңа ел - Яңа ел һәм Раштуа эшләнмәләре, үз куллары белән ясаган бизәнү әйберләре өчен иң кулай вакыт. Үз куллары белән хәтта балалар да җиңел эшли ала торган Яңа ел уенчыклары һәм эшләнмәләре идеяләре бәйрәм кәефе тудырачак. Мондый эшләнмәләрне гадәти материаллардан да, бик көтелмәгән материаллардан да ясарга мөмкин. Яңа ел алдыннан Китапханәдә Яңа ел мастер–классы узды, анда китапханәче белән бергә балалар үз куллары белән кәгазь һәм картоннан ясалган эшләнмәләр: Кыш бабайның җиңнәре һәм киез итекләре ясаганнар. Китапханә хезмәткәрләре көн дәвамында аппликацияләр, оригами һәм башка төр кәгазь эшләнмәләр ясау буенча мастер-класслар үткәрделәр. Эштә балаларга китапханә фондындагы махсус әдәбият ярдәм итте. Балалар иҗат эшенә зур кызыксыну күрсәттеләр, бик күп яңа нәрсәләр белделәр.