Бүген Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Санлы белем бирү контенты» онлайн-платформасының иң яхшы кулланучысы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
2нче Болгар урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Васильева Татьяна Михайловна безнең районнан җиңүче булды.
Татьяна Михайловна бүләккә ноутбук һәм Рәхмәт хаты алды, аны ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры А. Р. Хәйруллин тапшырды. Тантаналы чарада ТР мәгариф һәм фән министры И.Г. Һадиуллин катнашты.
Татьяна Михайловнаны котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез!
«Санлы белем бирү контенты» онлайн – платформасының иң яхшы кулланучы» республика конкурсында җиңүче 50 педагогка рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.