2022 елның 27 декабрендә Болгар шәһәрендә ТР Спас муниципаль районының «Олимп» спорт мәктәбенең егетләр һәм кызлар арасында Кыш Бабай призына билбау көрәше буенча Турнир узды.
Турнирда 20 кг., 25 кг., 30 кг., 35 кг., 40 кг., 45 кг. һәм 45+кг авырлык категорияләрендәге егетләр һәм кызлар катнашты. Алар медальләр, дипломнар һәм татлы призлар белән бүләкләнде. Спортчыларга киләчәктә дә җиңүләр һәм уңышлар телибез!