Иртәнге планеркада ел йомгакларын ясадылар һәм «Иң яхшы авыл чыршысы – 2023» конкурсы нәтиҗәләре буенча авыл җирлекләре башлыкларын бүләкләделәр:
1 урын Чәчәкле авыл җирлеге
2 урын Ямбакты авыл җирлеге
3 урынны Урта Йорткүл авыл җирлеге һәм Аграмак авыл җирлекләре бүлеште.
Шулай ук 2022 елда «Иң яхшы комбайнчы» республика конкурсында Майоров В.И., Бурмистров А. С., Комаров Н. Н., Федонин П. В., Мулинов П. С., Зруллин А. В. сертификат һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр.
Җирле үзидарә органнарында күпьеллык намуслы хезмәте өчен район башлыгының Мактау грамотасы белән Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитетының баш архитекторы секторы мөдире Г.В. Ермилина бүләкләнде.
Татарстан Республикасында кулланучылар мәгарифе системасын үстерүгә керткән өлеше өчен "ТР Спас муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге" МУ методисты Егоров В.Г. Рәхмәт хаты белән бүләкләнде