2022елның 23 декабрендә Антоновка урта мәктәбе базасында 9 һәм 11 сыйныфларны тәмамлаучыларны Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү буенча ата-аналар җыелышы узды. Ата-аналар һәм укучылар алдында мәгариф бүлеге җитәкчесе А.Н. Ермилин, укыту-методика эше буенча директор урынбасары М.А. Кузьмина, мәгариф бүлеге методисты В.Г. Егоров, математика укытучысы С.Ю. Кузьмин, рус теле укытучысы Г.М. Фәйзетдинова чыгыш ясадылар.
Җыелыш барышында имтиханнарга әзерлек, дәүләт йомгаклау аттестациясен узу өчен фәннәр сайлау, һөнәри юнәлеш буенча эш алып барылды.