Йөзү-иң уңай спорт төрләренең берсе. Йөзү генә түгел,коену да физик һәм әхлакый киеренкелекне җиңеләйтергә ярдәм итә.
2022 елның 23 декабрендә Татарстан Республикасы Спас МР "Олимп" спорт мәктәбендә "Дулкын" йөзү бассейнында "Суда күңелле стартлар" йөзү ярышлары узды.
Ярышларда башлангыч әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр катнашты. 25 метр дистанциядә ирекле стильдә беренче урынны Борюшкина Виктория алды, икенче урында - Гриненко Иван һәм өченче урында Кузовкин Дмитрий.