2022 елның 23 декабрендә «Рассвет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры С. В. Гыйбадуллина, район ветераннар оешмасы рәисе Т.Н. Бурумова Мингалиева В.К. 90 яшьлеге белән котладылар. Валентина Константиновнага Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтовның котлау открыткасы, шулай ук бүләкләр җыелмасы, чәчәкләр тапшырылды. Ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, оптимизм теләделәр.