«Кышкы уеннар – Болгар батырлары» спорт тарихи фестивале» проектын тормышка ашыруга әзерлек башланды

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгында «Кышкы уеннар - Болгар Батырлары» спорт фестивале» проектын тормышка ашыруга әзерлек башланды. Аның җитәкчесе Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре Лифантьева Татьяна «Росмолодежь гранты» конкурсында җиңүче.

20 декабрьдә Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы администрациясе, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге  җитәкчесе Вәлиәхмәтов А.Н. һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Ермилина А.Н. катнашында проектның оештыру җыелышы булды. Фестивальне уздыру датасы билгеләнде - 2023 елның 4 феврале, фестивальнең урыны һәм программасы төзелде, проектны гамәлгә ашыруны әзерләү буенча төрле планлы чаралар планлаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International