Спас районы укучылары «Аксак укулары-2022»фәнни-тикшеренү һәм иҗади эшләр XII республика конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. «Аксак укулары» конкурсының максаты-укучыларның интеллектуаль һәм сәнгать иҗатын үстерүгә ярдәм итү, аларны тикшеренү һәм иҗат эшчәнлегенә тарту. Конкурс ике этапта узды:1 этап – читтән торып, жюри әгъзалары тарафыннан иң яхшы эшләр сайлап алынды, 2 этап – көндезге, анда укучылар үз эшләрен якладылар.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 урынны Иске Рәзәп урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Минхатыпова Алина.
2нче урынны Болгар 2нче мәктәбенең 8А сыйныф укучысы Закиров Марат алды, “Ул театр яшәгән, театр яраткан, театр белән хозурланган” номинациясендә, “С.Т.Аксаков - заманча театр һәм әдәбиятны тәнкыйтьләүче” темасына тикшеренү эше (җитәкчесе Әхмәтова Г.А.).
Балаларны конкурста лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! Ирешелгәннәрдә туктамаска, һәрвакыт алга барырга, һәркайсы биеклекләрне яулап алырга телибез. Бәхетле йолдыз сезгә уңыш юлында һәрвакыт балкып торсын!