2022елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының “Аерым предметларны тирәнтен өйрәнү белән 1 нче Болгар урта мәктәбе” МББУ базасында “Нәрсә?”"Кайда?" "Кайчан?" юнәлеше буенча Идел буе федераль округының Интеллектуаль Олимпиадасының сайлап алу муниципаль этабы узды.
Уенда Бураково урта мәктәбе, Иске Рәҗәп урта мәктәбе, 1нче Болгар урта мәктәбе һәм 2нче Болгар урта мәктәбе, Никольск урта мәктәбе, Өчкүл урта мәктәбе командалары катнашты.
Ярышларның ике туры нәтиҗәләре буенча «Карпов П.А. исемендәге Болгар кадетлар интернат мәктәбе» ДБББУ командасы җиңде, команда җитәкчесе Терехин Николай Владимирович. Кадетлар мәктәбе командасына 2023 елның 17 февралендә узачак интеллектуаль олимпиаданың республика этабында район данын якларга туры киләчәк.