9 декабрьдә Геройлар аллеясында Ватан Геройлары көненә багышланган чәчәкләр салу тантанасы булды.
Бөек Ватаныбызны яклаган кешеләрнең якты истәлегенә бүген бер минутлык тынлык яңгырады.
Россиядә Ватан Геройлары көне - илебездә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган көн. Үз тарихын бәйрәм 18 гасырдан бирле алып бара. Бу истәлекле дата Екатерина II идарә дәверенең күренекле вакыйгасына багышланган - 1769 елда ул Изге Георгий Победоносец орденын гамәлгә куя. Геройлар көнен бәйрәм итү традицияләрен торгызу - ул каһарман бабаларыбыз хәтерен саклау гына түгел, ә хәзер яшәүче Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий ордены кавалерларын һәм Дан орденнарын хөрмәтләү дә.