Бүген 2нче Болгар урта мәктәбендә "Ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы башланды.Үз осталыкларын Болгар 1 нче урта мәктәбе, Антоновка урта мәктәбе, Ким урта мәктәбе укытучылары күрсәтте. Конкурс сынауларының икенче көне иртәгә "1 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе базасында узачак. Барыгызга да уңышлар телибез!