"Кеше хокуклары" бөтенроссия бердәм дәресе Өчкүл урта белем бирү мәктәбендә узды

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

Бүген «Кеше хокуклары» Бөтенроссия Бердәм дәресен уздыру кысаларында Спас районында Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Никитина Светлана Арнольдовна Спас МР Өчкүл урта мәктәбенең 9 һәм 10 сыйныф укучылары белән әңгәмә һәм "Хокуклар һәм бурычлар" эшлекле уен формасында дәрес үткәрде.

Балалар куелган сорауларга, законнарга таянып җавап эзләделәр.

Кеше, гражданин, укучыларның хокукларын һәм бурычларын кабатладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International