2023 елның 20-21 февралендә Казан Экспо халыкара күргәзмә үзәгендә АПК казанышларының V махсуслаштырылган «ТатАгроЭкспо» авыл хуҗалыгы күргәзмәсе узачак.
Бөтен Россиядән 200дән артык компания 2 көн дәвамында 30 мең квадрат метр мәйданда авыл хуҗалыгы техникасы, җайланмалары, нәтиҗәле терлекчелек һәм үсемлекчелек өчен чимал, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, саклау һәм төрү эшләнмәләрен күрсәтәчәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы эшлекле программаның төп вакыйгасы булачак.