2023 елда бердәм салым счеты аша салым түләү мәсьәләсе буенча булачак вебинар турында

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне «2023 елның 1 гыйнварыннан бердәм салым хисабы аша салым түләүгә күчү турында» темасына вебинарда катнашырга чакыра, ул 2022 елның 08 декабрендә 10:00 сәгатьтә булачак.

Вебинар спикеры: Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Кузьмина Олеся Сергеевна.

Чара барышында карала торган тема буенча кызыксындырган сорауларны онлайн режимда бирү мөмкинлеге тормышка ашырылачак.

Вебинар бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала.

Вебинарда катнашу өчен сылтама буенча күчәргә кирәк (https://w.sbis.ru/webinar/34687ec9-fd18-4b37-a581-d72913f2c395) һәм ачылган биттә «катнашам»га басыгыз.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International