2022 елның 4 декабрендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен Инвалидлар Декадасы кысаларында район мәдәният йорты базасында чара оештырылды. Фойеда балалар иҗат йорты педагогларыннан Яңа ел эшләнмәләре ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Шуннан соң балалар Казанның" Лориэн "театры актерларыннан"Али-Баба һәм 40 юлбасар" театр мюзиклын карадылар. Күңелле, якты, дәртле, бер сулышта! Балалар гына түгел, өлкәннәр дә бик зур канәгатьлек алды. Чара тәмамланганнан соң балалар татлы бүләк алды.