24 ноябрьдә Балалар иҗат йортының «Мөстәкыйль балалар» берләшмәсе укучылары (җитәкчесе Карпеченкова Ольга Сергеевна) Әниләр көне алдыннан шәһәр урамнарында «Сәламәт әни-сәламәт бала» дигән акция үткәрделәр. Укучылар яшь буынга үрнәк булыр өчен сәламәт яшәү рәвеше алып бару кирәклеген искә төшерделәр. Акциядә катнашучыларның барысына да открыткалар – кояш, уңдырышлылык, шатлык һәм иҗади активлык символы буларак кызгылт сары йөрәкләр тапшырылды.