2022 елның 22 ноябрендә Базарлы Матак авылында Татарстанның Бадминтон ярышларының 4 нче этабы узды. Безнең районнан 14 спортчы катнашты. Казанда финалга чыгу өчен 140тан артык катнашучы көрәште.
Безнең балалар уңышларга омтылды, әмма беренче уеннардан ук көчле көндәшләргә эләкте. Шәмсетдинов Самир, Пронягина Полина, Вәлиуллина Азалия, Барышев Кирилл, Гришин Даниэль лаеклы чыгыш ясадылар. Спорт азарты басылмый, безнең спортчыларыбызның алга таба да башка ярышларда уйнау һәм җиңү теләге бар.