2022 елның 16 ноябре Болгар шәһәрендә «Район мәдәният йорты» базасында «Актуаль сөйләшү. Иҗтимагый куркыныч күренеш буларак коррупция» темасына түгәрәк өстәл узды.
Түгәрәк өстәл эшендә район мәгариф оешмаларының өлкән сыйныф укучылары катнашты. Спикерлар сыйфатында чыгыш ясадылар:
- Спас муниципаль районы башлыгы Фәргать Вагыйз улы Мөхәммәтов;
- Спас районы прокуроры-Андрей Вячеславович Наумов ;
- Россия ЭЭМ Спас районы буенча полиция башлыгының оператив эш буенча урынбасары-Сергей Петрович Шокин;
- Спас муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе-Евгений Валентинович Байкин;
- Мәгариф бүлеге начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары-Елена Васильевна Солодянкина.