2022 елның 3 ноябреннән 4 ноябренә кадәр Аксубай шәһәр тибындагы поселогында 2009-2010 елларда туган яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча ТР Беренчелеге узды. Ярышларда республиканың 10 командасы катнашты, алар 3 төркемгә бүленде. Болгар шәһәренең «Дулкын» футбол командасы ¼ финалда узды. ¼ Финалда «Кама» (Лаеш) командасына оттырдылар. Ярышлар нәтиҗәләре буенча «Дулкын» футбол командасы 6 нчы урынны алды.