2022 елның 11-12 ноябрендә ТР Менделеевск шәһәрендә ирләр һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча бөтенроссия ярышлары узды. Спас муниципаль районыннан бу ярышларда «Олимп» спорт мәктәбе» тренеры Сәгыйров Ришат катнашты. Әлеге ярышларда РФның күп кенә төбәкләреннән 150 дән артык спортчы катнашты: Татарстан, Башкортстан, Владимир өлкәсе, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Оренбург өлкәсе, Киров өлкәсе һ.б. Ришат катнашкан 100 кг. га кадәр авырлык категориясендә Россиянең төрле төбәкләреннән 9 спортчы игълан ителде. Катлаулы һәм каты көрәштә Ришат Сәгыйров мактаулы беренче урынны алды. Котлыйбыз һәм аңа алдагы ярышларда уңышлар телибез!