Казан шәһәрендә танк полигоны базасында мобилизацияләнгән гражданнар арасында никахлашу тантанасы узды

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

2022 елның 3 ноябрендә Казан шәһәрендә танк полигоны базасында Амирян Руслан Рубикович һәм Прусакова Светлана Александровна, Насыйбуллин Эдуард Ришат улы һәм Никишова Анастасия Александровна арасында никахлашу тантанасы узды. Никахны Спас муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге ңитәкчесе Г. И. Низамова үткәрде. Спас муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе А. Н.Вәлиәхмәтов никахлашучыларга котлау сүзләре һәм тормышларына теләкләр белән мөрәҗәгать итте. Шулай ук ул яшьләргә истәлекле традицион сувенирлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International