2022 елның 3 ноябрендә Спас тармак технологияләре техникумы базасында Спас муниципаль районы Башкарма комитетының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге районның иҗтимагый оешмалары җирле Яшь гвардия бүлеге һәм Спас муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты белән берлектә Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгына багышланган патриотик квиз уздырдылар. 3 команда оештырылды алар ТР Конституциясен бәйрәм итү тарихы белән бәйле сорауларга җавап бирделәр. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга дипломнар һәм сертификатлар тапшырылды.