Спас районында 2022 елда физик затлар өчен Яшьләр министрлыгы гранты акчасына «борынгы Болгар легендалары»проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.
Проект командасы әлеге чараларга шәһәр һәм район мәгариф учреждениеләрен актив җәлеп итә.
Чираттагы велотураның кунаклары-мөмкинлекләре чикле балалар өчен Болгар интернат-мәктәбе укучылары һәм тәрбиячесе.
Балалар Туган як тарихы турында Болгар музей-тыюлыгының экскурсоводы, проект командасы әгъзасы Александр Михайловтан бик күп кызыклы фактлар белделәр һәм рәхәтләнеп тарихи урыннарда велосипедта йөрделәр.
Проектны тормышка ашыру дәвам итә.