2022елның 28 октябрендә Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Р.С. Галәветдинов Насыйбуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады, Әнисә Хәкимовнага Россия Федерациясе Президенты В.В. Путиннан, Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтовтан котлау открыткасы, шулай ук бүләк җыелмасы, чәчәкләр тапшырды. Шулай ук юбилярны ветераннар оешмасы вәкиле Еремина Н.В., социаль яклау хезмәткәрләре, Әҗмәр авыл җирлеге секретаре да котлады.