Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Спас районы мәктәпләренең 9,10 һәм 11 сыйныф укучылары КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты вәкилләре белән онлайн-очрашу узды. Балалар институтка 2023 елда керү шартлары, әзерлек юнәлешләре һәм факультетлар белән таныштылар, студентлар тормышы турында белделәр. Өлкән сыйныф укучылары мәгълүматның алар өчен кызыклы һәм файдалы булуын билгеләп үттеләр.