15-16 октябрь көннәрендә Казан шәһәрендә бадминтон буенча яшүсмерләр һәм өлкәннәр өчен “Татарстан Республикасының шәхси Кубогы”ның 3 этабы узды. Безнең районнан “Олимп” спорт мәктәбе спортчылары Афонин Александр һәм Медведев катнашты, Алексеевск шәһәр тибындагы поселогында узган зона ярышларында сайлап алулар узды. Ярышлар нәтиҗәләре буенча Афонин Александр 64 катнашучыдан 16 нчы булды. Дмитрий Медведев 30нчы урынга керде.