2022 елның 16 октябрендә Буа шәһәрендә 2011-2012 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча ТР беренчелегенә әзерлек кысаларында иптәшләрчә уеннарга чыгу булды.
Ике уен үткәрелде. Беренче Батыр – 1 командасы һәм Дулкын – 1 командасы очрашты, уен Батыр – Дулкын 3 : 2 исәбе белән тәмамланды. Голларны Елистратов Илья һәм Алексеев Арсений кертте.
Икенчесендә Батыр - 2 һәм Дулкын - 2 командалары очрашты. Уен 0: 1 исәбе белән тәмамланды, Дулкын-2 командасы файдасына. Пыров Станислав гол кертте.
Киләчәктә республика ярышларында чыгыш ясау өчен ике очрашу да команда өчен файдалы булды.