Район ветераннар оешмасы делегациясе Республика ветераннар советы оешуның 35 еллыгына багышланган тантаналы конференциягә чакырылды. Бәйрәм рухы, якты тәэсирләр ветераннарыбызда тирән эз калдырды. Бу бәйрәмгә багышланган халык иҗаты күргәзмәсендә иң яхшы осталарның һәм шулар арасында Осипова Г.А, Исаева И.И, Ляплина Н.В. хезмәтләре тәкъдим ителде. Барлык делегатларны да Дәүләт Советы Рәисе Мөхәммәтшин Ф. Х., хезмәт һәм социаль яклау министры Зарипова Э. Республика ветераннар Советы Рәисе Иштирәков Х. Г. сәламләде. Делегатлар өчен Татар филармониясенең иң яхшы артистлары чыгыш ясады.