2022 елның 7 октябрендә физик затлар өчен Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы грантын файдаланып, "Борынгы Болгар легендалары" велотур проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.
«Укытучылар көне» уңаеннан Өчкүл мәктәбенең директор - Сидорова Евгения Анатольевна җитәкчелегендәге яшь педагоглары өчен велотуры уздырды. Экскурсовод Александр Михайлов төркемне Болгар музей-тыюлыгының һәм Болгар шәһәренең борынгы һәм заманча объектлары белән җентекләп таныштырды, Кече манара һәм Хан төрбәсе, Кара пулат, "Музей урамы", Ак мәчет һ.б экскурсия маршруты проект командасы тарафыннан алдан расланды.
Педагоглар уңай бәяләмәләр калдырды һәм хезмәттәшләренә һәм укучыларга йөрү өчен велотур тәкъдим итә.