«Өч күль урта белем бирү мәктәбе» PISA моделе буенча гомумроссия бәяләвендә катнашты

2022 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

2022 елның 12 октябрендә «Өч күль урта белем бирү мәктәбе»  PISA моделе буенча гомумроссия бәяләвендә катнашты. Бу тикшеренү математик, уку һәм табигый-фәнни грамоталылыкны тикшерә. Тикшеренүдә 2006 елның 10 августыннан 2007 елның 28 июленә кадәр туган өч 15 яшьлек укучы катнашты. PISA-2022 тикшеренүләре компьютер тесты һәм укучыларны анкеталаштырудан, шулай ук мәктәп администрациясен анкеталаштырудан тора.

Татарстан Республикасы әлеге тикшеренүдә катнашачак Россия Федерациясенең 43 төбәге исәбенә керде. Тикшеренүдә республиканың 7 муниципаль берәмлегеннән 8 мәктәп катнашты, шул исәптән Спас муниципаль районының «Өч күл урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ. Тикшеренүдә мәктәпләрнең һәм укучыларның катнашуы репрезентатив сайлап алу нигезендә билгеләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International