2022 елның 13 октябрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында җирдән файдалану өлкәсендә коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча җәмәгать кабул итү бүлмәсе була

2022 елның 11 октябре, сишәмбе

2022 елның 13 октябрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында җирдән файдалану өлкәсендә коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча җәмәгать кабул итү бүлмәсе булачак.

Татарстан Республикасында соңгы елларда коррупциягә каршы көрәш, республика, ведомство һәм муниципаль дәрәҗәләрдә закон чыгару һәм хокук куллану эшен камилләштерү буенча чараларның активлашуы белән характерлана. Коррупциягә каршы программалар чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә коррупциягә каршы эшчәнлек институтларының ролен күтәрү күзәтелә.

Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча җәмәгать кабул итү бүлмәсе үткәрү, шул исәптән җирдән файдалану өлкәсендә дәүләт һәм җәмгыятьнең социаль-икътисадый үсешенә коррупциянең тискәре йогынтысын булдырмауга, көндәшлеккә сәләтле икътисад формалаштыруга, халыкның тормыш дәрәҗәсен үстерүгә һәм гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлдерелгән.

Республика халкы сорауларына коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Иҗтимагый контроль комиссиясе әгъзалары җавап бирәчәк. Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча җәмәгать кабул итү бүлмәсе түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7 А йорт, 136 нчы зал.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет кабул итү бүлмәсе аша 2022 елның 13 октябрендә 10.00 сәгатькә кадәр түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm һәм кабул итү көнендә 8(800)350-44-72.8(800)350-44-72 «кайнар линия» телефоны буенча.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International