2022 елның 4 октябрендә Чистай шәһәрендә Татарстан Республикасы халкы арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының II (зональ) җәйге фестивале узды.
Ярышларда 5 команда катнашты: Спас, Чистай, Алексеевск, Яңа Чишмә, Әлки районнары. Ярышлар нәтиҗәләре буенча 1 урынны Алексеевск районы командасы, 2 урынны Спас районы командасы, 3 урынны Чистай шәһәре командасы алды. Җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.