Район мәдәният йортының утырышлар залында Спас муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе В.А. Осокин катнашында «Бизнесны Экологизацияләү: потенциал, проблемалар һәм үсеш юллары» мәсьәләсе буенча кече эшмәкәрлек субъектлары, җирлек башлыклары белән мастер-майнд булды.
Чараның инициаторы - Татарстан Республикасының кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе.
Анда Татарстан Республикасында эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең Спас районындагы җәмәгать вәкиле Н.Л.Гришкова, шәхси эшмәкәрләр, кече бизнес вәкилләре һәм башкалар катнашты.
ТБО һәм ККК җыю, алып китү, эшкәртү һәм утильләштерүнең актуаль мәсьәләләре, бизнесның яңа төрләре: җыю, сортировка һәм социаль проектлау, әлеге өлкәдә булган тәҗрибә һәм башкалар турында фикер алыштылар.