28 сентябрьдә «Кидспейс» эшче һөнәрләрен өйрәнү мәйданчыгында «Минем циффрлы Татарстан»Республика рәсем конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы узды.
Конкурс татарстанлылар өчен циффрлаштыруга багышланган «Мәрхәмәт-Милосердие»Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы берләшмәсенең хатын-кыз депутатлары ярдәме белән үткәрелде.
Конкурста республикабызның муниципаль районнары һәм шәһәр округларының 150дән артык беренче сыйныф укучысы катнашты, программа чаралары ярдәмендә укучылар конкурс темалары буенча компьютер рәсемнәре ясадылар. Безнең районнан Балалар иҗаты йорты укучысы Мурзак Есения җиңү яулады. Ул диплом һәм кыйммәтле бүләк планшет белән бүләкләнде.