Ульяновск шәһәренең Татар мәдәнияте үзәгендә Төбәкара семинар-киңәшмә узды.

2022 елның 28 сентябре, чәршәмбе

2022 елның 27 сентябрендә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәгендә туган (татар) теле укытучылары, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләренең татар телен укыту сыйфатын камилләштерү мәсьәләләре буенча "73 нче мәгариф" белем бирү форумы кысаларында этнокультура компоненты булган төбәкара семинар-киңәшмәсе булып узды. Форум эшендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Ульяновск вәкилләре, өлкә татар автономиясе рәисе, "Яңа гасыр" ТРК Ульяновск филиалы директоры, Татарстан Республикасы Спас, Буа, Апас һәм Чүпрәле районыннан мәгариф оешмалары вәкилләре, Ульяновск өлкәсе педагоглары һәм тәрбиячеләре катнашты.Безнең районнан Иске Рязяп урта мәктәбе директоры Фәйзиев И.Г. һәм туган (татар) тел укытучысы Фәйзиева Г.М. катнашты. Әлеге чара кысаларында мастер-класслар, ветераннар педагогларын бүләкләү, "Авторучка" фильмын карау үткәрелде. Форумның эше искиткеч, бай һәм файдалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International