"Көзге күңел ачулар" эстафетасы

2022 елның 28 сентябре, чәршәмбе

27 сентябрьдә Балалар иҗат йортында «Цифрлы иҗат мәктәбе» берләшмәсендә педагог Ковальчук И. А. җитәкчелегендә “Көзге күңел ачулар” эстафетасы узды. Катнашучылар “Яфрак коелу” һәм “Көз” командаларына бүленделәр. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар, «Алма һәм груша», «Агротехника», «Кайнар бәрәңге» эстафеталарын уздылар. Финишка беренчеләрдән булып килергә тырыштылар. Балалар үзләренең җитезлеген, төгәллеген һәм зирәклеген күрсәттеләр. Ярышлар йомгаклары буенча «Көз» командасы җиңде. Уен азагында барлык катнашучылар да татлы призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International