2022 елның 5 октябрендә 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлары берләшмәсе белән берлектә «кайнар линия» үткәрә.
Тулы мәгълүмат алырга, гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатырга вәкилләр ярдәм итәчәк:
«Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71.
Сез шулай ук үз сорауларыгызны WhatsApp ка 7 (939) 345-37-50 телефоны номеры буенча җибәрә аласыз.
Консультация вакыты: 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр.