«Кайнар линия»телефоны.
«Белем бирү процессында катнашучыларның хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләре, укучыларга өстәмә белем бирү һәм балаларны дәрестән тыш вакытта мәшгульлек турында»
2022 елның 29 сентябрендә 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлары берләшмәсе белән берлектә «белем бирү процессында катнашучыларның хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләре турында» кайнар линия үткәрә.
Гражданнарга төгәл мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, хатын-кыз депутатлар берләшмәсе вәкилләре ярдәм итәчәк. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф һәм фән өлкәсендәге күзәтчелек һәм контроль департаменты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Мәгариф һәм фән идарәсе «Мәрхәмәт - Милосердие».
«Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71.
Сез шулай ук сорауларыгызны whatsapp ' ка +7 (939) 345-37-50 телефон номеры буенча җибәрә аласыз.
Консультация вакыты: 10.00 дән 15.00 гә кадәр.