Спорт ориентлашуы буенча район ярышлары

2022 елның 23 сентябре, җомга

2022 елның 23 сентябрендә Рабига күлендә «Балалар иҗаты йорты» өстәмә һөнәри белем бирү муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең педагоглары Халыкара туризм көненә багышланган спорт ориентлашуы буенча район ярышлары оештырдылар. Ярышларда шәһәр һәм районның 5 мәктәбе командасы катнашты. Егетләр hәм кызлар урында ориентлашу, палаткалар кору, туристлык көнкүрешен тәртипкә китерү, учакта төшке аш әзерләү һәм җырлар җырлау буенча ярыштылар. «Туристлык җыры» номинациясендә җиңүче булып «Йолдызлар», Иске Рәҗәп урта мәктәбе командасы, «Туристлык көнкүреше» номинациясендә «Күңелле туристлар» командасы, Ким урта мәктәбе командасы танылды.

Каршылыклар полосасында командалар аерылып торды:

"Яшь туристлар"  Бураково урта мәктәбе җитәкчесе: Власов С. Н. (I урын),

"Йолдызлар" Иске Рәҗәп урта мәктәбе  җитәкчесе: Мәхмүтов И. М. (II урын),

"Факел" Никольский  урта мәктәбе җитәкчесе: Тареев Н.а. (III урын).

Командаларга Мәгариф бүлеге грамоталары һәм истәлекле бүләкләр, ә абсолют җиңүче, «Йолдызлар» командасы, Иске Рәҗәп урта мәктәбе, кубок һәм грамота һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International