2022 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 30 ел тула.
Татарстан Республикасы Төп Законын кабул итүнең юбилей датасына бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы халкын хокукый агарту буенча комплекслы эш кысаларында, «Татарстан Республикасы гражданлык инициативаларын яклау үзәге» региональ иҗтимагый фонды тарафыннан «Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгы—үзеңне тикшерегез!».
"Татарстан Республикасы Конституциясенең ЗО-еллыгы-үзеңне тикшерегез!» —бу Татарстан Республикасы Төп Законының төп нигезләмәләре буенча онлайн-тест.
Проектның https://constitution30.tatar/ сайты буенча теләге булган һәркем теркәлү узарга һәм сынауда катнашырга мөмкин. Һәр катнашучы үз нәтиҗәләре белән электрон сертификат алачак. Шулай ук проект нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган катнашучыларга цифрлы гаджетлар рәвешендә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.
Проектны гамәлгә ашыру сроклары - 2022 елның 12 сентябрь-1 ноябре.