Башлангыч сыйныф укучылары өчен “Куркынычсызлык - ул иң мөһиме” темасына әңгәмә үткәрелде

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

1 нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары өчен “Куркынычсызлык - ул иң мөһиме” темасына әңгәмә үткәрелде. Әлки һәм Спас муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре районара бүлеге өлкән инспекторы Колесова А.А. һәм Кама Тамагы участогының Кече суднолар буенча өлкән дәүләт инспекторы Шалашов С. А. балаларга куркыныч хәлләрдән котылу өчен мәктәптә үз-үзеңне ничек тотарга, шәһәр шартларында нинди игътибарлы булырга кирәклеге турында кагыйдәләрне аңлаттылар, табигатьтә ял иткәндә үзеңне ничек тотарга кирәк, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, сулыклар янында куркынычсызлык турында сөйләштеләр. Әңгәмә видеороликлар һәм презентацияләр күрсәтү белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International