2022 елның 21 сентябрендә бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының мәктәп этабы башлана. Алты гомуми белем бирү предметы (физика, химия, биология, математика, информатика, астрономия) буенча олимпиада «Сириус» Бөтенроссия платформасында узачак.
Математика, рус теле, инглиз теле, татар теле буенча мәктәп этабында республика олимпиадалары 4 нче сыйныфтан, ОБЖ буенча 3 нче сыйныфтан үтә.
Мәктәп этабының барлык фән олимпиадалары мәктәпләр базасында уза, аларда укучылар белем ала.
Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының мәктәп этабы 2022 елның 27 октябрендә тәмамланачак.