В Спасском районе проведена межрегиональная конференция «Туган тэл», посвященная 114-ой годовщине со дня рождения великого татарского писателя Абдуллы Алиша

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Чараларда Спас муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Е.В. Савинов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле А.Г. Әхәтова, мәгариф бүлеге башлыгы А.Н. Ермилин, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге вәкилләре, Ульяновск, Ульяновск өлкәсе, Чувашия Республикасы мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм татар теле укытучылары, язучының туганнары, шулай ук Спас муниципаль районы мәгариф учреждениеләре укытучылары һәм укучылары катнашты. 

Төбәкара конференция кысаларында А.Алишның туган көненә багышланган митинг, язучының иҗатына багышланган әдәби-музыкаль композиция узды. Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында бөек язучының иҗади мирасын саклау һәм А.Алишның тууына 115 ел тулуга багышланган чаралар оештыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International