Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга янгын сүндерү техникасын күрсәттеләр

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Болгар шәһәрендә “Колосок” балалар бакчасы” тәрбияләнүчеләре өчен балаларның иминлеге айлыгы кысаларында янгын сүндерү техникасын, янгын сүндерү җайланмаларын, янгын сүндерү-коткаручыларның махсус киемнәрен күрсәтү оештырылды. Балаларга янгын сүндерү машинасын эчтән өйрәнергә мөмкинлек туды, алар моны зур кызыксыну белән эшләделәр дә. Спас районы буенча дәүләт янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Колесова А.А. 132 янгын коткару бүлеге хезмәткәре Благов Д. белән берлектә балаларга шулай ук кечкенә чакта белергә кирәк булган янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International