Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында алты һәм аннан күбрәк савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алуга чыгымнар өлешен каплауга Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү буенча 2022 елда конкурс уздыру турында игълан ителде.
Саву аппаратын сатып алуга чыгымнар өлешен каплауга Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр «Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы бюджетыннан шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм Спас муниципаль районында алты һәм аннан да күбрәк савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алуга чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр бирү тәртибен раслау турында» Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башкарма комитетының 2019 елның 7 мартындагы 151 номерлы карары нигезендә бирелә.
Субсидияләр алучылар шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында алты һәм аннан күбрәк савым сыерлары булган гражданнар. Конкурста катнашуга гаризалар һәм документлар кабул итүнең башлангыч һәм тәмамлану сроклары - 2022 елның 15 сентябреннән 3 октябренә кадәр.
Документларны кабул итү һәм теркәү тәртибе.
конкурста катнашу өчен түбәндәгеләр тапшырыла:
- Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында алты һәм аннан күбрәк савым сыеры булган шәхси ярдәмче хуҗалыкларга сатып алынган саву аппаратлары өчен чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр бирү турында гариза,
- ИНН таныклыгының күчермәләре;
- гариза биргән датага сыер санын күрсәтеп, хуҗалык кенәгәсеннән өземтә, ул авыл җирлеге башлыгы тарафыннан таныкланган булса;
- счетның номеры, субсидияне күчерү өчен;
- салым һәм үзара салымнарның барлык төрләре буенча бурычларның субсидия алуга гариза белән мөрәҗәгать иткән айдан алдагы айның беренче числосына булмавы турында белешмәләр;
- шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен кулланыла торган җир кишәрлегенә (таныклык) хокук билгели торган документның күчермәсен йә Бердәм дәүләт күчемсез мөлкәт реестрыннан өземтәне;
- сатып алынган саву аппаратының (квитанция, касса һәм товар чегы һ.б.) бәясе өчен түләүне раслый торган документларның күчермәләрен;
- җиһазлар паспорты (саву аппараты) күчермәсе;
- булса, сату-алу (җиткерү) шартнамәсе.
Заявкалар эш көннәрендә 9.00чтан 12.00сәгатькә кадәр һәм 13.00чтан 16.00сәгатькә кадәр кабул ителә.
Элемтә телефоннары: 8(84347) 3-05-69
Тулы почта адресы: 422840, Болгар шәһ., Пионер ур., 19 йорт, Спас муниципаль районы башкарма комитеты 19 нчы кабинет.